Вы находитесь на официальном сайте нашего ВУЗа, содержащем всю последнюю и достоверную информацию.
Четверг, 26.04.2018, 16:44
Поиск
Уголок знаний
Личный кабинет
№ зач. книжки:
Пароль:
Основные сведения
Соц.сеть
Контакты
Contacts
Юридический адрес:
РТ, г. Альметьевск,
ул М.Джалиля, д.9
Фактический адрес:
РТ, г. Альметьевск,
ул. К.Цеткин, д.22
Тел/факс:
8 (8553) 32-53-29
E-mail:
rector-almi@mail.ru
Приемная комиссия:
8 (8553) 32-52-86
Общежитие:
РТ, г. Альметьевск,
ул. К.Цеткин, д.22
(лит. Б)
Стоп-коррупция!
День победы
Терроризму - НЕТ!
Премии агимс
Универсиада 2013
Новое расписание
Календарь
«  Апрель 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
30
Наши партнёры



Главная » 2012 » Апрель » 5 » "Клара Булатова исемендәге премия"
16:03
"Клара Булатова исемендәге премия"

Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институты ректоры, педагогика фәннәре кандидаты, доцент Ильяс Рәхимҗан улы Салахов тәкъдиме белән институтта Клара Булатова исемендәге премия булдыру турында карар кабул ителде. Бәйге хакындагы нигезләмә институтның Гыйльми советы утырышында расланды. Ул республикабызның урта гомуми белем бирү мәктәпләренә, махсус һөнәри һәм югары белем бирү учрежденияләренә җибәрелде.

2012 елның 4 нче  апрелендә Әлмәт дәүләт  муниципаль хезмәт институтының актлар залында Клара Булатова исемендәге премияне беренче тапкыр тапшыру тантанасы узды.

Әлеге чара Клара Булатованы Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясенә лаеклы кандидат буларак күрсәтүнең бер чагылышы дип санарга мөмкин. Тантанада Әлмәт мәгариф идарәсенең  милли эшләр буенча методисты Н.Ганиева, Әлмәт мәктәпкәчә мәгариф идарәсенең әйдәп баручы белгече С.Җиһаншина, Татарстан язучылар берлегенең Әлмәт оешмасы рәисе И. Нәбиуллина, язучы Ә. Хәбибуллин, "Луч” телекомпаниясендә "Җомга” тапшыруын алып баручы Н. Сабирҗанова кебек дәрәҗәле кунаклар, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты.

 Бәйгегә  республикабызның Әлмәт, Лениногорск, Чирмешән, Мөслим, Сарман, Бөгелмә, Баулы, Зәй, Азнакай, Тукай муниципаль районнары мәктәпләре укучыларының  һәм Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институты, Әлмәт медицина училищесы, Казан федераль (Идел буе) университеты, Чаллы социаль-педагогик технологияләр һәм ресурслар институты, А.Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университетының Әлмәт филиалы студентларының фәнни-тикшеренү һәм иҗат эшләре кабул ителде.

Тантана ӘДМХИ студенты Илназ Динмөхәммәтов  башкаруындагы К. Булатова сүзләренә язылган "Шушы яктан, шушы туфрактан без!” җыры белән башланып китте. Кунакларны Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институты ректоры И.Р. Салахов сәламләде. Шагыйрә Клара Булатова үзенең иҗатын зурлаган өчен рәхмәтен җиткерде, яшь каләм тибрәтүчеләргә алга таба да уңышлар теләде.

Бәйгегә тәкъдим ителгән эшләрнең иң яхшылары 2 – 6нчы сыйныф укучылары арасында "Иҗат эше”, 7 – 11нче сыйныф укучылары арасында "Иҗат эше” һәм "Фәнни эш”, студентлар арасында "Иҗат эше” номинацияләрендә I, II, III дәрәҗәдәге дипломнар һәм I урын – 1000 сум, II урын – 700 сум, III урын – 500 сумлык акчалата премия белән билгеләнде. Алдагы елларда әлеге премияне алырга лаек булырлык эшләргә аерым бәя бирелеп, институтның махсус бүләкләре тапшырылды. Калган укучылар да  бәйгедә катнашучы дипломын алды.

 Дипломнарны тапшыру  ӘДМХИ студентлары Чулпан Йосыпова, Миләүшә Мөхетдинова башкаруындагы җырлар, Динара Хәзишинаның К.Булатова шигырен сәнгатьле уку белән аралашып барды һәм барлык катнашучылар күңелендә тирән хисләр уятты.

 

Татар филологиясе кафедрасы

 доценты Р.А. Ласкова








Просмотров: 2174 | Добавил: Iskander | Рейтинг: 0.0/0