Вы находитесь на официальном сайте нашего ВУЗа, содержащем всю последнюю и достоверную информацию.
Вторник, 21.11.2017, 22:02
Поиск
Уголок знаний
Личный кабинет
№ зач. книжки:
Пароль:
Основные сведения
Соц.сеть
#мояпрофессия
#ВМЕСТЕЯРЧЕ
Контакты
Contacts
Юридический адрес:
РТ, г. Альметьевск,
ул М.Джалиля, д.9
Фактический адрес:
РТ, г. Альметьевск,
ул. К.Цеткин, д.22
Тел/факс:
8 (8553) 32-53-29
E-mail:
rector-almi@mail.ru
Приемная комиссия:
8 (8553) 32-52-86
Общежитие:
РТ, г. Альметьевск,
ул. К.Цеткин, д.22
(лит. Б)
Стоп-коррупция!
День победы
Терроризму - НЕТ!
Премии агимс
Универсиада 2013
Новое расписание
Календарь
«  Октябрь 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
293031
Наши партнёры



Главная » 2012 » Октябрь » 3 » "Камералар дөньясына сәяхәт"
09:18
"Камералар дөньясына сәяхәт"
Журналистика белән кызыксынучы, я булмаса, бу өлкәдә белем алучы кайсы гына кешенең Казан шәһәре, Шамил Усманов урамындагы 9нчы йортта кунак буласы килми икән?! Телестудия, йөзәрләгән утлар, сиңа төбәлгән телекамералар, декорацияләр, танылган режиссерлар һәм алып баручылар... Әйе, дуслар, сүзебез "Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе турында. Сентябрьнең соңгы шимбәсендә безгә – ӘДМХИнең татар филологиясе кафедрасы студентларына камералар дөньясына сәяхәт кылырга мөмкинлек туды. "Ятып калганчы-атып кал” диләр халыкта, мондый сәяхәттән баш тартырга һич тә ярамый. Әлмәт – Казан арасы шактый озын юл булса да, кызыксыну хисебез бу киртәләрдән күпкә өстен.
Кояш зәңгәр офыкка күтәрелгәндә, Лениногорск шәһәреннән кузгалган ап-ак тимер ат Казанга таба элдертә иде. Өч-дүрт сәгатьлек юл эх иткәнче, үтеп тә киткән. Безнең каршыда – башкалабыз Казан. Шәһәр урамына керүгә үк һәрберебез дә: "Ай-яй үзгәргән Казан”,- дип уйлап куйды, ахры. Курсташларымның гаҗәпсенеп шәһәр биналарына төбәлгән күзләреннән күренә иде бу. Машинабыз, ниһаять, Ш.Усманов урамындагы 9нчы йорт каршына килеп туктады. "Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе – менә ул барлык дөнья татарларын берләштергән бина. Бусагадан ук безне "Яңа гасыр” каналының балалар һәм яшьләр тапшырулары иҗат берләшмәсе җитәкчесе Рамилә Сәхабетдинова каршы алды.
Ишек ачылуга, без үзенчәлекле бер дөньяга чумдык. Танышу утлар, камералар, телевизион съемка өчен кирәк булган җиһазлар белән тулы "Большая студия” дип аталучы залда башланды. Рамилә ханым барысын да җентекләп аңлатты, студиядә кайнашкан халыкның вазифалары турында сөйләде.
"Яңа гасыр” телерадикомпаниясенең тормышы турындагы әңгәмәбез чәй табыны артында дәвам итте. Безне кызыксындырган сорауларга җаваплар, журналист һөнәренең мөмкинлекләре, киләчәккә яңа идеяләр, планнар- түгәрәк өстәлнең төп сәхифәләре иде. Студентлар өчен югары квалификацияле белгеч үткәргән мастер класста катнашу аеруча кызык. Сиксән минутлык лекция һәм без уңышка ирешү юлында.
Чү, кайдадыр Марсель Әхмәдуллин тавышы ишетелә. Димәк, "Тамчы-шоу” тапшыруының чираттагы чыгарылышын төшерәләр. Телестудиядә тапшыруга каралган декорацияләр, чакырылган кунаклар инде урын алган. Ярты сәгатьлек тапшыру, баксаң, көнлек съемкалар таләп итә икән.
Алда катнашучылар белән фотосурәткә төшү, соңгы бүлмәләргә экскурсия һәм хушлашу мизгелләре... группа белән Кремль буйлап сәяхәт, аннары туган туфракка илтүче 300ләп чакрым.
Бер көнлек сәяхәттә мәңгелек хәтирәләр. 2823нче төркем студентлары исеменнән шушы онытылмас мизгелләрне бүләк иткән өчен ректорыбыз И.Р.Сәләховка һәм җитәкчебез Р.Х.Гарраповага зур рәхмәтебезне белдерәбез.
 
Фәррахова Г.Р., 2823 төркем студенты
Просмотров: 1210 | Добавил: Iskander | Рейтинг: 0.0/0